В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез шәһәрне җыештыруда 344 юл эшчесен һәм 225 махсус техниканы җәлеп итәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 344 юл эшчесе һәм 225 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 22 үзбушаткыч, 69 трактор щеткасы, 70 катнаш юл машинасы, 38 фронталь төягечләр, 18 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны Әгерҗе, Айдаров, Әмирхан, Батурин, Ботаника, Взлетная, Гвардия, Губкин, Ершов, Зорге, Ипподром, Космонавтлар, Кремль, Гадел Кутуй, Ленинград, Максимов, Павлов, Роторная, шулай ук Камалеев проспекты, Мамадыш һәм Себер трактлары һәм башка урамнар участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 413 махсус техника һәм 336 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.
Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 831,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Юлларда тәүлеккә 996 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 74,8 мең тоннадан артык.