В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 383 юл эшчесе һәм 246 махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 383 юл эшчесе һәм 246 берәмлек махсус техника, шул исәптән 65 катнаш юл машинасы, 60 трактор щеткасы, 48 үзбушаткыч, 39 фронталь төягеч, 24 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Карны Әмирхан, Бауман, Беломорск, Гагарин, Газ, Дубравная, Ильич, Копылов, Мариуполь, Меридиан, Петербург, Аркылы Отар, Тунаков, Сибгат Хәким, Халезов урамнары участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 442 махсус техника һәм 442 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 718,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 363 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, сезон башыннан – 66,4 мең тоннага якын.