Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2023, 09:31

Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 610 мең тонна кар чыгарылган

Узган тәүлектә юлларны чистартуда 439 берәмлек техника һәм 495 эшче катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 610 мең тонна кар чыгарылган. Шуның 396 мең тоннасын – кар эретү пунктларына, тагын 214 мең тоннасын коры чүплеккә озаттылар.

Узган тәүлектә, Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, шәһәр урамнарыннан 6505 тонна кар чыгарылган. 495 эшче һәм 439 берәмлек техника, шул исәптән 22 катнаш юл машинасы, 41 трактор щеткасы, 5 кар төягеч, 14 грейдер, 101 үзбушаткыч, 139 төягеч юлларны чистартуга чыкты.

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.

Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.

Барлык яңалыклар