В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә юлларны чистартуда 439 берәмлек техника һәм 495 эшче катнашты.
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә, Тышкы төзекләндерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, шәһәр урамнарыннан 6505 тонна кар чыгарылган. 495 эшче һәм 439 берәмлек техника, шул исәптән 22 катнаш юл машинасы, 41 трактор щеткасы, 5 кар төягеч, 14 грейдер, 101 үзбушаткыч, 139 төягеч юлларны чистартуга чыкты.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.