В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урамнарны кардан чистартуга 389 юл эшчесе һәм 288 махсус техника берәмлеге чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы декабрь). Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 30 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 1 мең 966 тонна кар чыгарганнар.
Казан урамнарын җыештыруга, 9 декабрьдә, 306 юл эшчесе һәм 448 махсус техника, шул исәптән 158 катнаш юл машинасы һәм 132 трактор щеткасы, 51 үзбушаткыч, 51 фронталь төягеч һәм 38 "Барсик" мини-төягече, 9 грейдер, 6 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 899 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 228 тонна реагент һәм 671 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 389 юл эшчесе һәм 288 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.