В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19-нчы сентябрьгә кадәр шәһәрнең яшүсмерләр үзәкләрендә Ачык ишекләр көннәре уза.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алинә Бережная). Уку елы башыннан Казанның яшүсмерләр клублары түгәрәкләренә һәм секцияләренә 4 меңнән артык яңа тәрбияләнүче язылган. Яшьләр арасында иң ихтыяҗ булган юнәлешләр - спорт, бию, гамәли иҗат, мәктәпкә әзерлек, чит тел. Мәктәп укучыларының шәһәрнең яшүсмерләр клубларында буш вакытларын ничек файдалы үткәрүләре турында бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде.
20-нче августтан 19-нчы сентябрьгә кадәр Казанның яшьләр үзәкләрендә Ачык ишекләр көннәре үткәрелә - яшүсмерләр төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эше белән таныша, хезмәткәрләр белән аралаша һәм үз сорауларын бирә ала. Шулай итеп, «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе түгәрәкләренә һәм секцияләренә 4 меңнән артык яңа тәрбияләнүче язылган инде. Балаларның һәм яшүсмерләрнең 80%-ы клубларда бушлай шөгыльләнә. Айрат Фаизов бюджет юнәлешләргә дә, бюджеттан тыш юнәлешләргә дә төркемнәр туплануын билгеләп үтте. «Оешмаларда иң ихтыяҗ булган юнәлешләрдән спорт, бию, гамәли иҗат, мәктәпкә әзерлек, чит телләрне атарга була. Моның белән беррәттән яңа робототехника, 3D-модельләштерү, блоггинг, кино- һәм фотостудияләр зур популярлык казана», - дип сөйләде ул.
Яңа түгәрәкләр һәм секцияләр яңартылган яшүсмерләр клубларында барлыкка килә. Спикер 30-нчы августта Юдино бистәсендә «Юлдаш» яшьләр үзәген ачу тантанасы узуын искәртте. Халыкның кыяга менү, воркаут, кроссфит, бокс, дзюдо, хореография, брейк-данс, көрәш, компьютер графикасы белән шөгыльләнү мөмкинлеге барлыкка килде, шулай ук үзәктә уникаль ниндзя-трасса бар. «Хәзерге вакытта яшьләр үзәгендә түгәрәкләргә һәм секцияләргә язылу актив алып барыла, инде 150-дән артык кеше язылды», - диде А.Фәизов.
Моннан тыш, Казанда капиталь ремонттан соң «Талантика», «Борыч» һәм «Алтын кул» яшүсмерләр клублары яңадан эшли башлый. А.Фәизов сөйләвенчә, Мәскәү районында Окольная урамы, 94 адресы буенча урнашкан «Талантика» яшьләр клубында театр, хореография, спорт, шулай ук гамәли иҗат, шашка, рәсем сәнгате, бишектән үстерү кебек юнәлешләр буенча төркемнәр ачылган. «Альпари» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек кысаларында яшүсмерләр клубында физик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен спорт залы җиһазландырылган.
Үз чиратында, Яңа Савин районында Ямашев проспекты, 54/3 адресы буенча урнашкан «Борыч» яшьләр клубында Instagram челтәре, YouTube видеохостингы, TikTok мобиль кушымтасы өчен фото- һәм видеороликлар студиясе, шулай ук видеоблогинг студиясе эшли. Идел буе районында урнашкан яңартылган «Алтын кул» клубында (Гарифьянов ур., 34) тегү остаханәсе һәм коворкинг урнашкан. Биредә кием тегү һәм мода күрсәтү буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла, дип сөйләде А.Фәизов.
Ачык ишекләр көннәрен үткәрү графигы белән «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты социаль челтәрләре битләрендә танышырга мөмкин.