Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2021, 12:12

Ел башыннан Казанда исле газ белән агулануның 35 очрагы теркәлгән

Илсур Метшин халык белән профилактик эшкә аерым игътибар бирергә кушты.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь, Алинә Бережная). Ел башыннан Казанда исле газ белән агулануның 35 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 4 кеше үлгән, 64 кеше зыян күргән, шул исәптән 28 бала. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында тиешле органнарга кирәкле профилактик эшләр алып барырга кушты.

«Исле газ белән агулану буенча сан борчый. Вәзгыятьне анализлау өчен район башлыклары һәм газ хезмәткәрләре белән бергә җыелып уртак карарлар кабул итүегезне үтенәм», – дип мөрәҗәгать итте Мэр Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллинга. И.Метшин шулай ук исле газ белән агулануны булдырмау чаралары турында шәһәр халкына мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чаралары аша җиткерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов искә төшергәнчә, исле газ белән агулануның төп сәбәбе – газ яну өчен кирәкле һава агымының җитмәве, шулай ук төтен һәм вентиляция каналларының төзексезлеге, газ приборларын үз белдегең белән алыштыру. «Саф һаваның җитәрлек дәрәҗәдә кермәве бөтен җирдә герметик пластик тәрәзә һәм керү ишекләрен урнаштыру белән бәйле. Моңа тәрәзә ачык һәм ябык вакытта мөстәкыйль рәвештә тикшереп инанырга була», – дип аңлатты Фердинант Тимерханов. Ул тәрәзә рамнарына махсус клапаннар урнаштырырга яки газ җиһазлары эшләгәндә даими рәвештә бинаны җилләтергә кирәклегенә игътибар итте.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.11.2021
Видеорепортаж
22.11.2021 12:56
Ел башыннан Казанда, узган ел белән чагыштырганда, янгын очраклары 2,1%ка кимрәк теркәлгән
Барлык яңалыклар