В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәшгульлек хезмәте реестрында махсус операциядә катнашучы 919 кеше исәптә тора
Денис Гордийко фотосы
Проектны гамәлгә ашыру өчен хәрби операциядән бурычларын үтәп кайткан, шул исәптән инвалид казанлыларны эш белән тәэмин итүче махсус эшче төркем төзелгән. Күп кенә эре предприятиеләр, урта һәм кече бизнес, шулай ук дәүләт структуралары әлеге эшкә кушылган.
Мәшгульлек хезмәтләре исемлегенә барлыгы 919 хәрби кертелгән. Шуларның 634е эш белән мәшгуль, 285е сәламәтлекләре буенча эшкә урнаша алмый, 14е укырга җибәрелгән, ә 22 се эшкә урнаштырылган.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен даими рәвештә вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. Соңгы ярминкә 21 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә оештырылган. Анда республиканың әйдәп баручы 17 предприятиесе һәм оешмасы катнашкан. 50 дән артык махсус операция ветеранына эшкә юллама бирелгән.