Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.12.2022, 12:51

Ел башыннан Казанда балалар зыян күргән 106 юл-транспорт һәлакәте булган

Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ «Кышкы каникуллар» дигән профилактик чара уздырачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Ел башыннан Казанда 106 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 112 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең 20% ы балигъ булмаганнарның саксызлыгы аркасында килеп чыккан, нигездә, юлны җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә чыгу сәбәпле.

Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, балалар белән аварияләр күбрәк җәяүле юлга күрүгә парковкаланган машиналар, зур кар өемнәре, сәүдә объектлары комачаулый торган зонада чыккан аркасында килеп чыга. Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрдән мондый очракларда өстәмә чаралар күрүләрен сорый.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләр еш кына куркынычсыз интервал һәм хәрәкәт дистанциясен үтәмәгәннәр, яшь җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгәннәр. Шул сәбәпләр аркасында «балалар» аварияләренең 50% тан артыгы килеп чыккан.

21 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда «Кышкы каникуллар» дигән оператив-профилактик чара үткәрәчәк. Шәһәрнең төрле районнарында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклау өчен рейдлар узачак. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр инспекторлары, яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларыннан балалар, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары, ата-аналар һәм әтиләр патруле дежур торачак.

Машина йөртүчеләр дә ЮХИДИ игътибарының үзәгендә булачак. Каникуллар вакытында шәһәрдә «Яшь пассажирларның гомерен саклыйк!» дигән рейд оештырылачак. Инспекторлар балаларны йөртү кагыйдәләрен бозучы автомобильчеләрне ачыклаячак.

Каникуллар алдыннан Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре шулай ук белем бирү учреждениеләрендә булачак, анда юл хәрәкәте иминлеге темасына лекцияләр һәм әңгәмәләр уздырылачак.

Барлык яңалыклар