Шәһәрдә көчәйтелгән режимда яңгыр суларын кабул итү урыннарын чистарту һәм тикшерү, яңгыр сулары канализациясен ремонтлау эше дәвам итә.
Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты
Бу ел башыннан 110 кое ремонтланган, 1279 метр яңгыр канализациясе челтәренең үткәрүчәнлеге торгызылган һәм су басу урыннарында 3 мең кубометрдан артык су суыртылган. Моннан тыш, яңгыр канализациясе челтәрләренең 48 участогында асфальтка ремонт ясалды, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Узган ел яңгыр канализациясе челтәрләренең үткәрүчәнлек сәләтен торгызу эшләренә республика бюджетыннан 50 млн сум бүлеп бирелгән. Бер ел эчендә юл хезмәтләре хезмәткәрләре 12 км магистраль коллекторны чистарткан.
Казанның яңгыр сулары челтәрләренең гомуми озынлыгы 443 км тәшкил итә. 2021 елда урам-юл челтәрен үстерү кысаларында төзелгән коммуникацияләр хисабына шәһәрдә яңгыр суларын кабул итү челтәре 17 км га арткан.
Яңгыр канализацияләренең төзек булмавы мәсьәләләре буенча шәһәрлеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына 8:00 дән 17:00 гә кадәр түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итә ала: +7(843)294-83-55, +7(843)294-83-56, +7(843)294-83-83.