В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гыйнвар аеннан бирле шәһәрдә 1,7 мең сукбай хайван тотылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май, Алинә Бережная). ТР башкаласында Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының сукбай этләрне тоту буенча кайнар линиясе эшен дәвам итә. Быелның башыннан 2351 гариза килгән.
Барлык тотылган этләрне төрле авырулардан вакцинациялиләр, дегельминтизация уздыралар һәм стерилизациялиләр, ә аннары аларны элеккеге яшәү урынына җибәрәләр. Ел башыннан барлыгы 1,7 мең сукбай эт тотылган, дип хәбәр итте «Зооцентр» приюты директоры Рөстәм Нуруллин.
Йортсыз хайваннар турында Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясе телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин: +7(843)222-04-44. Шулай ук хәбәрләр «Халык контроле» һәм «Ачык Казан» системасы аша кабул ителә.
Май аенда Казан поселокларында йорт этләрен вакцинацияләү һәм стерилизацияләү мобиль пунктлары эшен яңарту планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, мобиль пунктта ветеринария хезмәтләре комплексы күрсәтелә – вакцинация, стерилизация, ветеринария паспорты бирү, чиплау һәм бирка тагу.