В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
270 төрле тернәкләндерү чараларын инвалидлар электрон сертификат буенча сатып ала ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче октябрь). Ел башыннан Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 33 меңнән артык кеше техник тернәкләндерү чаралары алды. Бу хакта ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
Инвалидлыгы булган кешеләр тернәкләндерүнең техник чараларын һәм протез-ортопедик эшләнмәләрне алу ысулын үзләре сайлый алалар. Техник тернәкләндерү чарасын натураль формада алу өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә сатып алган очракта Социаль фонд компенсация түләячәк. Махсус кибетләрдә тернәкләндерү чараларын электрон сертификат кулланып сатып алырга мөмкин.
Быелның июненнән электрон сертификат буенча элеккегә караганда күбрәк махсуслаштырылган әйберләр сатып алырга мөмкин.
«Тернәкләндерүнең техник чаралары исемлегенә югары һәм түбән очлыклар протезлары кертелгән. Бүгенге көндә сертификат ярдәмендә 270 кә якын тернәкләндерү чарасы, шул исәптән заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин. Социаль фонд тернәкләндерүнең техник чараларын сайлап алу һәм сатып алу өчен электрон каталог эшләде. Моннан тыш, сайтта компенсация һәм электрон сертификат суммаларын исәпләп чыгарырга, шулай ук башка файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Электрон сертификат буенча эшләнмәне 8 көн эчендә алып була, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», - дип билгеләп үтте социаль фондның Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Татарстанда якынча 33,8 мең кешегә 9 858,8 мең тернәкләндерү чарасы натураль рәвештә бирелгән. Инвалидлыгы булган 1,8 мең граждан 321,1 мең тернәкләндерү чарасын электрон сертификатлар буенча алган. Алар үзләренә кирәкле эшләнмәләр өчен мөстәкыйль рәвештә сертификат ярдәмендә түләгән. Тагын 4,1 мең инвалид үзләре сатып алган 648,9 мең тернәкләндерү чарасы өчен компенсация алган.
Эшләнмәләрне алуга гаризалар дәүләт хезмәтләре порталында (онлайн), Россия Социаль фонды клиент офисларында һәм КФҮдә бүлекчәләрендә кабул ителә.