Еш кына транспортта банк карталары, рюкзаклар, балалар киемнәре, алмаш аяк киеме, зонтлар, ачкычлар һәм телефоннар калдыралар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Ел башыннан Казан ташучылары автобуста онытылган 500 дән артык әйберне кире пассажирларга кайтарган.
Ешрак үз әйберләрен транспортта мәктәп укучылары, студентлар һәм пенсионерлар оныта. Нигездә, быел автобусларда банк карталары, рюкзаклар, балалар киеме, алмаш аяк киеме, зонтлар, фатир ачкычлары, төймәле телефоннар табылган.
Гадәти булмаган табышлар да булган. Шулай итеп, пассажирларның берсе автобус салонында гитарасын калдырган. Абитуриент югары уку йортына керү өчен кирәкле докуменлар папкасын оныткан, ә шәһәрдә яшәүче бер ханым – туганын җирләү өчен кирәкле документларны. Барлык әйберләр дә хуҗаларына кайтарылган.
Әгәр пассажирлар автобуста үз әйберләрен онытса, автобус маршрутына хезмәт күрсәтүче автотранспорт предприятиесе диспетчерына тиз арада шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Автотранспорт предприятиесе ассоциациясе. Диспетчер автобус экипажы белән элемтәгә керә һәм югалган әйберне кайда һәм ничек алырга мөмкин икәнлеге турында мәгълүмат бирә.