В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларда 4 бала үлгән, 139 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Алинә Бережная). Татарстан юлларында балаларның җәрәхәтләнүләре кимүе күзәтелә. Ел башыннан республикада балигъ булмаганнар катнашында 125 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 4 бала үлгән, 139 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны 70 очракка кимегән. Юлларда, шулай ук җәйге чорда көндәлектә балалар травматизмы статистикасы турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургиясе бүлеге мөдире Владимир Иванов хәбәр итте.
Балаларның күбесе ата-аналар гаебе аркасында юлларда җәрәхәтләнә
Җәй көне балалар юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау мәсьәләсе аеруча актуаль булып кала - республика яшьләре вакытларын өйдән читтә уздыра, дип билгеләп үтте Дамир Бикмөхәммәтов.
Аның сүзләренчә, күпчелек балалар юлларда ата-аналар гаебе белән җәрәхәтләр ала. Агымдагы елда кечкенә пассажирлар катнашында 71 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән - 4 бала үлгән һәм 82 кеше җәрәхәтләнгән. Балигъ булмаганнар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләренең 70% очрагы транспорт чараларының бәрелешүе аркасында килеп чыга. Машина йөртүчеләр тизлек режимын сакламыйлар һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгалар. «Кечкенә пассажирның тормышы бәяләп бетергесез һәм җаваплылык тулысынча ата-аналар өстендә», - диде Д.Бикмөхәммәтов. Исегезгә төшерәбез, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 3 мең сум күләмендә административ штраф каралган. «7 яшькә кадәрге пассажирлар бары тик балаларны тотып тору җайланмаларында гына йөртелергә тиеш, ә алгы утыргычта 12 яшькә җиткән балаларны гына йөртү рөхсәт ителә, шул ук вакытта бала утыргычта каешны буарга тиеш», - дип ассызыклады Д.Бикмөхәммәтов.
Республика юлларында җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл-транспорт һәлакәтләрен теркәп баралар. Агымдагы елның 5 аенда 50 шундый очрак теркәлгән, 20 очракта балалар үзләре игътибарсызлык күрсәткән. «Бу, барыннан да элек, ата-аналарның эшләп җиткермәүләре, алар үз балалары өчен үрнәк булырга, юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәтергә тиеш», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау белән бәйле һәр хокук бозу өчен балага «Тукта - синең тормышың куркыныч астында» карточкасы төзелә, ул уку урыны буенча профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен җибәрелә. Бала шулай ук профилактик исәпкә дә куелырга мөмкин.
Тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрендә аеруча борчу тудыра. Агымдагы елда шундый 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Д.Бикмөхәммәтов искәрткәнчә, кич белән балаларның киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, мондый саклау чарасы һәлакәттән качу мөмкинлеген 6,5 тапкыр арттыра. Моннан тыш, 22.00 сәгатьтән соң балигъ булмаганнар урамда өлкәннәр каравыннан башка йөрергә тиеш түгел.
Балаларны язын һәм җәен юлларда ешрак велосипедта очратырга була. Шуны истә тоту мөһим, әлеге транспорт чарасында машина юлына чыгу тыела. Д.Бикмөхәммәтов сүзләренчә, май аенда гына да республикада яшь велосипедчылар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, ике очракта алар балалар аркасында килеп чыккан.
Елына нейрохирургия бүлегенә авыр җәрәхәтләр белән 100-дән артык сабый китерелә
Кызганычка каршы, балалар травматизмы - юлларда гына түгел, көнкүрештә дә еш очрый торган күренеш, дип билгеләде Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире, табиб-нейрохирург Владимир Иванов. Аның сүзләренә караганда, язгы-җәйге чорда нейрохирургия бүлегендә яшь пациентлар саны арта. Әмма быел активлыкның пик вакыты әле теркәлмәгән, бу үзизоляция чоры белән бәйле, балалар күп вакыт өйдә ата-аналар карамагында булган. «Гадәти вакытта безнең бүлеккә тәүлегенә 40-50 бала килә иде, хәзер 10-15. Әмма бу пациентлар саны артачак, чөнки чикләүләр акрынлап кими һәм балалар саф һавада күп йөри башладылар», - диде В.Иванов.
Табиб сүзләренчә, бүлеккә еш кына баш сөяге-ми җәрәхәтләре булган балалар килә, аларның сәбәпләре - пеленаль өстәлләрдән, караватлардан һәм тәрәзәләрдән егылу. «Ата-аналар балалары белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә, аларны күзәтүсез калдырмаска тиеш. Елына безнең бүлеккә авыр җәрәхәтләр белән 100-дән артык сабый килә. Әйе, балалар мие пластик түгел, ләкин, шуңа да карамастан, бу баланың алга таба үсешендә чагылыш табарга мөмкин», - дип билгеләде В.Иванов.
Шулай ук балалар урамнарда турниклардан егылып һәм подъездларда җәрәхәтләр ала. «Бала - зур җаваплылык, әти-әниләр моны аңларга тиеш, шул вакытта гына җәрәхәт-имгәнүләр азрак булачак», - дип йомгаклады табиб.