«Көчек патруле» волонтерлары тагын 56 йорт хайванын урнаштыра алган
Фото: Марат Мөгыйнов
Күрсәтелгән чорда «Зооүзәк» белгечләре 2465 эт тоткан, шуларның 1533 е вакцинациядән һәм стерильләштерүдән соң элеккеге яшәү урыннарына җибәрелгән.
Моннан тыш, май аенда «Көчек патруле» приют-бакчасы «Зооүзәк»тән Җиңү проспектындагы аерым мәйданга күченде. Бу вакыт эчендә 56 көчек яңа хуҗасын тапкан. Хәзерге вакытта приютта 12 эт бар, волонтерлар шулай ук үзләренең яшәү урыннарындагы 24 көчекне карый.
Исегезгә төшерәбез, «Зооүзәк» Мирный бистәсендә Новосельская урамы, 70, 2 нче бина (соры капка) адресы буенча урнашкан. Приютка килүчеләрне сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 9:00 дән 13:00 гә кадәр көтәләр. Үзегез белән этләр өчен «күчтәнәч» – коры яки дымлы азык алырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр «Зооүзәк»тә.
«Көчек патруле» Җиңү проспекты, 30 адресы буенча урнашкан. Ял көннәрендә шәһәр халкын 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр көтәләр, эш көннәрендәге эш сәгатьләрен +7(919) 635-30-42, +7(987)289-97-65 телефоннары аша ачыкларга мөмкин. Приют коры һәм дымлы азык, ит консервалары һәм ярмалар, чүпрәк-чапрак, мискиләр һәм уенчыклар, шулай ук көнкүреш химиясе, перчаткалар һәм тазлар кабул итә.