Эчке һәм халыкара рейсларда ташу күләме якынча 47% ка арткан.
Фото: Екатерина Красуцкая
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель). Бу ел башыннан Казан аэропорты миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Яңа рекордлы күрсәткечкә узган ялларда, 1 нче апрельдә, ирешелде, дип хәбәр ителә һава аланының матбугат хезмәтендә.
Алдагы рекорд 2019 елда теркәлгән, ул вакытта 1 млн пассажир чиге май уртасында узылган.
2022 ел белән чагыштырганда эчке һәм халыкара рейсларда ташу күләме якынча 47% ка арткан. Бу маршрут челтәрен киңәйтү һәм яңа чит ил авиаташучыларын җәлеп итү белән бәйле. Моннан тыш, элек хезмәт күрсәтелгән юнәлешләр буенча рейслар саны арткан.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан аэропорты 4 млн пассажирга хезмәт күрсәткән. Ил эчендә популяр юнәлешләр арасында Санкт-Петербург, Махачкала, Минераль Сулар, Новосибирск, Калининград һәм Сочи бар. Халыкара рейслардан Бодрум, Дубай, Даламан, Хургада һәм Истанбулга очышлар зур ихтыяҗ казанган.