Җыелмага он, ярмалар, көнбагыш мае, консервалар, тәм-том, шикәр, макарон һәм чәй керә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Ел башыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 1171 азык-төлек җыелмасы тапшырды, аңа он, ярма, көнбагыш мае, консерва, татлы ризыклар, шикәр, макарон һәм чәй керде.
Моннан тыш, 2016 елдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте йорт-җирсезләр, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ялгыз өлкәннәр, студентлар өчен даими хәйрия ашлары үткәрә. Ел башыннан фонд 2,6 мең порция кайнар ризык таратты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Шул ук чорда 1521 мохтаҗ сезонлы кием-салым, аяк киеме һәм көнкүреш предметлары алган.
Шулай ук фонд эшенең мөһим юнәлеше – катлаулы авыручыларга ярдәм күрсәтү. Агымдагы елның алты аенда фонд 84 балага һәм өлкәннәргә финанс ярдәме күрсәткән. Дәвалау һәм тернәкләндерү курслары өчен түләү битараф булмаган мөселманнарның иганәләре аркасында башкарылган. 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды аша 400-гә якын кеше дәваланган.