Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.08.2024, 13:46

Ел башыннан 680 татарстанлы яллап эшләтүне субсидияләү программасы ярдәмендә эшле булды

Алар республиканың 12 компаниясенә эшкә урнашкан

Яллап эшләтүне субсидияләү программасы ярдәмендә 680 татарстанлы эш тапты – РФнең ТР буенча социаль фонды эшкә урнашкан һәр кешегә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләде. Халыкны республиканың 12 оешмасына урнаштырганнар.

Субсидиягә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 19 242 сум, шулай ук аннан түләнә торган пенсия кертемнәре, медицина иминияте, хастаханә һәм декрет ялына түләүләр керә.

Компания өч тапкыр финанслау алырга мөмкин: беренчесе эш эзләүчене урнаштырганнан соң бер айдан, икенчесе – өч айдан, соңгысы ярты елдан соң килә. Бүгенге көндә хезмәткәргә уртача компенсация 75 мең сумнан артып китә.

Компенсация алу өчен эш бирүчегә «Россиядә эш» порталы аша белгечләр сайлау өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң РФ социаль фонды сайтында иминиятләштерүче кабинетында гариза бирергә кирәк. Ун көн дәвамында оешма һәм яңа хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары тикшерелә, шуннан соң субсидиянең беренче өлеше күчерелә.

Программа буенча финанслауны 2023 елга кадәр эшчәнлекләре теркәлгән, хезмәткәрләргә түләүләр, салымнар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаган юридик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр алырга мөмкин, дип билгеләп үтә ТР буенча РСФ матбугат хезмәте.

Программаны 2021 елда эшләтеп җибәрделәр, бу вакыт эчендә Татарстанның 367 эш бирүчесенә 100,7 миллион сум акча җибәрелде. Акчалар 30 яшькә кадәрге яшьләргә, эшсезләргә, Луганск һәм Донецк республикаларыннан, Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән һәм Украинадан качакларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм инвалидларга бүлеп бирелә.

Субсидия бирү буенча сорауларга түбәндәге телефон номеры буенча җавап алырга мөмкин: +7(843)279-27-66.

Барлык яңалыклар