Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 13:01

Ел башыннан Казанның 38 мәктәбе югары тизлекле интернет белән тәэмин ителде

Татарстан мәктәпләрен югары тизлекле интернетка тоташтыру эше берничә ел дәвамында алып барыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Ксения Швецова). Татарстанда быел җепселле-оптик элемтә линияләре буенча мәктәпләрне югары тизлекле интернет белән тәэмин итү эше тәмамланды. Бүгенге көндә республиканың барлык 1402 мәктәбе дә әлеге мөмкинлеккә ия. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстан мәктәпләрен югары тизлекле интернетка тоташтыру эше берничә ел дәвамында алып барыла, әмма пандемия чорында ул тизләтелгән. Нәтиҗәдә кыска вакыт эчендә интернетка тоташып була торган сыйфатлы дистанцион белем бирүне оештыру өчен республиканың барлык мәктәпләрен дә тәэмин итәргә мөмкин булды.

Казанда җепселле-оптик элемтә линияләре буенча интернетка тиз керү 38 мәктәптә булдырылды.

«Безнең барлыгы 1402 мәктәп бар, әмма филиаллар һәм өстәмә корпуслар белән 1680 гомуми белем бирү объекты исәпләнә. Аларның барысы да элемтәнең җепселле-оптик линиясе белән җиһазланган, – дип билгеләде Р.Борһанов. – Шушы эш нәтиҗәсендә без ерак бистәдә укучы һәм яхшы җиһазлар белән тәэмин ителгән шәһәр мәктәбе укучысы өчен тигез шартлар тудырдык. Теләсә кайсы укытучыны без яңа заманча методикаларга өйрәтә, педагогларның бер-берсе белән аралашуын җайга сала алабыз».

Үзгәрешләр 447 мең укучыга кагылды, алар 1-нче сентябрьдән мәгариф проектларының глобаль челтәрендә булырга, читтән торып уку һәм үзлегеңнән белем алу белән шөгыльләнергә мөмкин, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин. Шул ук вакытта 36 мең укытучы югары тизлекле интернет буенча заманча белем бирү ресурсларына керү мөмкинлеге алды.

«Мәктәпләрнең күп өлешендә ADSL технологиясе кулланылды, ул интернетның тизлеген секундына 2-дән 8 мегабитка кадәр тәэмин итә. Аңлашыла, дистәләгән укучы булган мәктәп өчен бу бик түбән күрсәткечләр, – дип аңлатты А.Хәйруллин. - Җепселле-оптик элемтә мәктәпләргә секундына 100 мегабитлы минималь тизлекне тәэмин итте. Бүген әлеге ресурслар Татарстанда теләсә кайсы мәктәптә, теләсә кайсы педагогка һәм укучыга ачык».

Агымдагы елга кадәр җепселле-оптик элемтә буенча интернетка 635 мәктәп тоташтырылган, моңа 1045 гомуми белем бирү объекты мохтаҗ, дип хәбәр итте А.Хәйруллин. 1045 уку йортының 546-сы «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча федераль бюджет акчалары исәбеннән финансланган. Тагын 499 мәктәп Татарстан Президенты инициативасы буенча эшли башлаган югары тизлекле интернет белән тәэмин итү буенча республика программасының бер өлеше булган.

Быел «Таттелеком» гавәми акционерлык җәмгыяте, мәктәпләрне интернетка тоташтыруга контракт алган конкурс нигезендә, 532 км оптик линия салган, шуларның 184 км – федераль акча хисабына, 348 км – республика акчаларына.

Быел тагын Татарстанның 522 мәктәбе Wi-Fi нокталары белән җиһазландырылачак, дип хәбәр итте А.Хәйруллин. Аның сүзләренчә, якын киләчәктә 15 мең Wi-Fi ноктасын булдыру һәм алар белән республиканың барлык мәктәпләрен тәэмин итү планлаштырыла.

Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру вакытыннан алда тәмамланды – аны агымдагы ел ахырына кадәр үтәү планлаштырылган иде.

«Программаны гамәлгә ашыру чорында, мәктәпләрдән тыш, республикада югары тизлекле интернетка 613 объект тоташтырылган, алар арасында – Росгвардия, территориаль сайлау комиссиясе, янгын сүндерү бүлекләре, җирле үзидарә органнары һәм башкалар», – дип хәбәр итте А.Хәйруллин. Аның сүзләренә караганда, киләсе елда сәламәтлек саклау объектлары элемтәсенең җепселле-оптик линияләре буенча интернетка тоташтыру эше дәвам итәчәк. Фельдшерлык-акушерлык пунктларының 80-90%ын тоташтыру планлаштырыла. Бу медицина учреждениеләрендә электрон чиратлар кертергә, телемедицинаны үстерергә һәм башкалар мөмкинлек бирәчәк.

Барлык яңалыклар