Кичә рейдлар барышында күчмә составның 688 берәмлеге тикшерелгән һәм 500-гә якын хокук бозучы ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Кичә Казанның җәмәгать транспортында битлексез 500-гә якын пассажир ачыкланган. Тикшерүләр автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә – барлыгы 19 контроль ноктада узган.
Рейдлар барышында хәрәкәт составының 688 берәмлеге тикшерелгән һәм шәхси саклану чараларыннан башка 484 пассажир ачыкланган. Кисәтү ясаганнан соң барлык пассажирлар да битлекләрен киде, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Февраль башыннан Казанның җәмәгать транспортында хокук бозучы 1247 пассажир ачыкланган.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды. Профилактик рейдлар дәвам итә.