Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.06.2023, 10:50

Эпидсезон башланганнан бирле меңнән артык казанлы талпан тешләгәнгә медикларга мөрәҗәгать иткән – Россия кулланучылар күзәтчелеге

Татарстан буенча гомуми күрсәткечләр узган елгы күрсәткечләрдән 13% ка артыграк

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июнь). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән соң 5069 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1057 се – Казан халкы. Республика күрсәткечләре узган елгы күрсәткечләрдән 13% ка һәм күпьеллык уртача күрсәткечтән 36,3% ка югарырак.

Республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан, талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып тора. Бу территорияләрдә талпан тешләү очракларының 84,7% ы булган.

Эпидсезон башланганнан бирле Татарстанда кешеләрдән алынган 1202 талпан тикшерелгән. Аларның 224 ендә иксодлы талпан боррелиозын тудыручы ачыкланган.

Республикада 2694 гектар мәйданда талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелгән. Шундый ук эшләр җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйданда башкарылган.

Республиканың 7564 кешесе, шул исәптән 902 бала, талпан вирусы энцефалитыннан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.

Әгәр талпан тешләсә, талпанны алу өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен аны лаборатория тикшерүенә китерү сорала.

Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзеңә чыгарырга кирәк: тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белергә була.

Барлык яңалыклар