Бу атнадан эшләр көчәйтеләчәк – территорияне җыештыруга предприятиеләр һәм шәһәр халкы кушылачак
Фото: Денис Гордийко
«Казанны санитар чистартуны дәвам итәбез. Без барыбыз чиста һәм төзек башкалада яшәргә телибез. Нәкъ менә өмә шәһәрне санитар чистарту буенча икеайлыкка көчле темп бирәчәк. Аңардан соң Казан күзгә күренеп үзгәрәчәк», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Беренче этапта шәһәрне санитар чистартуга торак-коммуналь хуҗалыкның подрядчы оешмалары һәм урам-юл челтәрен карап тоту буенча предприятиеләр вәкилләре җәлеп ителгән. Ике атна эчендә алар 8 млн кв.м юлны чистарткан, 38 км озынлыктагы коймаларны, 400 гә якын тукталыш павильонын, 9,8 меңнән артык юл билгесен һәм 79 светофор объектын юган. Шулай ук 1,5 меңнән артык тышкы яктырту баганалары чистартылган.
«Урам-юл челтәре объектлары, ишегаллары һәм сәнәгать предприятиеләре территорияләре, шулай ук гараж кооперативлары, сәүдә объектлары – фасадлардан һәм коймалардан башлап, янәшәдәге участокларга кадәр игътибар үзәгендә. Моннан тыш, шәһәрдә рөхсәтсез чүплекләр һәм чүп өемнәре бетерелә», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
ТР башкаласында гомумшәһәр өмәсе 20 нче апрельдә узачак. Беренче чиратта сулыкларның яр буе зоналары һәм урман полосалары чистартылачак. Хәзер оештыру чаралары үткәрелә: җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеләнгән, кирәкле инвентарь һәм техника әзерләнә.
Юлия Летникова