Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә даими рәвештә рейдлар уздырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Апрель башыннан җәмәгать транспортында булган рейдлар вакытында шәхси саклану чараларыннан башка 6440 пассажир ачыкланган.
22-нче апрельдә ревизорлар 17 контроль ноктада 450 җәмәгать транспортын тикшерделәр һәм 335 битлек режимын бозучыны ачыкладылар, ә 21-нче апрельдә – 553 берәмлекне һәм 423 тәртип бозучыны. Кисәтүләрдән соң, пассажирлар битлекләрен киделәр.
Россия Кулланучылар күзәтчелегенең коронавирус таралуны булдырмау таләпләрен үтәү буенча рейдлар автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә даими үткәрелә. Тикшерүләрне Транспорт комитеты, «Пассажирлар йөртүне оештыручы» муниципаль казна учреждениесе белгечләре, шулай ук транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре, кондукторлар үткәрә, дип хәбәр ителә Транспорт комитетының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә.