Очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Майдан Казаннан Усинскка, Коми Республикасына даими авиарейслар яңартылачак.
Очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Самолет Усинскидан 9.20 сәгатьтә китәчәк, Казан аэропортына 13.10 сәгатьтә төшәчәк. Татарстан башкаласыннан кире очып китү 14.00 сәгатьтә, Усинскка килү 17.40 сәгатьтә планлаштырыла. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутка Канаданың 50 урынлы Bombardier CRJ-200 авиалайнеры җәлеп ителгән, дип хәбәр итә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте.
Расписание һәм бәяләр турында тулырак мәгълүматны авиакомпания сайтында яки белешмә хезмәте телефоны буенча белергә була: +7(843)260-15-09.