Бүгенге көндә шәһәрдә 65 мәйданчык ачык, шуларның иң популяры – Бауман урамы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 19 нчы сентябрь, Дмитрий Никитин). Быелның май аеннан урам артистлары, рәссамнар һәм музыкантлар чыгыш ясау өчен Казанның яңа «Art-проспект» онлайн-платформасы аша 6803 запрос биргән. Бу – ачык онлайн броньлау системасы, Казанның ачык мәйданнарында шәһәрнең барлык иҗат кешеләренә һәм кунакларына тигез чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
Хәзер «Арт-проспект» шәһәрнең 65 мәйданчыгында чыгыш ясау өчен мөмкинлек бирә. Атна саен 430 лап гариза килә, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова Казан Мэры Илсур Метшинга.
Шәһәр мәйданнарының иң популяры – Бауман урамы. «Хәзер онлайн платформаны яхшырту өстендә эш бара. Проект шәһәрнең иҗат кешеләре белән аралашуына мөһим адым булды», - дип ассызыклады А.Латыйпова.