20 ноябрьдән 28 февральгә кадәр Карл Маркс һәм Гоголь урамнарындагы 58/12 номерлы йорт янында тротуар ябылачак. Моның сәбәбе — бинаның фасадын һәм түбәсен ремонтлау.
Эшләр башланганнан соң февраль ахырына кадәр ял көннәрендә Гоголь урамындагы 12/58 номерлы бина тирәсендә машина йөрү юлын өлешчә киметәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.