В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Греция курортына очулар һәр 10 көн саен башкарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь). Июнь башыннан Казан – Салоники һава трассасы яңадан торгызылды. Греция курортына очулар һәр 10 көн саен башкарыла. Юл вакыты 4 сәгать тирәсе булачак.
Казаннан очышлар график буенча пәнҗешәмбе көннәрендә 5.40 сәгатьтә башкарылачак, Салоникига 9.20 сәгатьтә килеп җитәчәкләр, шулай ук якшәмбе көннәрендә 4.00 сәгатьтә юлга чыгачаклар, Салоникига 7.50 сәгатьтә килеп җитәчәкләр.
Салоникидан очулар пәнҗешәмбе көннәрендә 0.25 сәгатьтә башкарылачак, Казанга 4.30 сәгатьтә килеп җитәчәкләр, шимбә көннәрендә 22.45 сәгатьтә кузгалачаклар, киләсе көндә 2.50 сәгатьтә килеп җитәчәкләр.
Греция вакыты Мәскәүнеке белән туры килә. Очыш программасы сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.