В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Айга бер тапкыр күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре укулар узачак.
Фото: Денис Гордийко
Элек КФҮ офисларында укыту, шул исәптән халыкка яңа хезмәтләр күрсәтү буенча да, җитештерү процессын туктатмыйча үткәрелгән иде. Белем бирү формасын һәм вакытларын яңадан карау күп функцияле үзәкләрдә хезмәт күрсәтүләрнең саны артуына бәйле. Быел гына да алар 51-гә артты, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталында. Хезмәт күрсәтүләр регламентларында үзгәрешләр шулай ук җентекләп өйрәнүне һәм практикада хатасыз куллануны таләп итә.
КФҮтә аңлатуларынча, Казанның 11 КФҮ офисы барысы да бер үк вакытта ябылмаячак. Һәр күпфункцияле үзәк өчен аерым методик көн билгеләнгән. График чират принцибы буенча төзелгән. Офисларның берсе ябылган көндә казанлылар үзләренә кирәкле хезмәтне алу өчен КФҮнең эшли торган башка 10 филиалына мөрәҗәгать итә алачак. Офисларның ябылу графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.