В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Бу елдан күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләү гамәлдән чыгарыла. Сүз 1998 елның 31-нче гыйнварына кадәр, ягъни «Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында» 1997 елның 21-нче июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.
Татарстан Росреестрында һәм ТР Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турындагы мәгълүматлар элегрәк исәпкә алынган иде: БТИ – капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча комитетлар – җир участокларына. Әлеге хокуклар дәүләт тарафыннан танылган һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлүгә карамастан, дөрес дип санала.
Элегрәк барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәвенә алу хокук иясенең теләге буенча үткәрелә. Әмма ул милекне сату, бүләк итү яки башка төрле килешү, шулай ук аренда, милекне залогка тапшыру вакытында мәҗбүри. Шуны да истә тотарга кирәк, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында элегрәк барлыкка килгән хокуклар турында белешмәләр булмаган очракта, күчемсез милеккә милек хокукы булуны раслый торган өземтә алу мөмкин түгел. Моннан тыш, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында хокукларны дәүләт теркәве дәүләт тарафыннан милекченең мөлкәти мәнфәгатьләрен яклауны, шул исәптән хәзерге вакытта мошенниклык гамәлләреннән яклау ысулы буларак, хокук иясенең шәхси катнашыннан башка хокукны дәүләт теркәвенә алу мөмкинлеге булмау турында гариза бирү кебек популяр ысул белән гарантияли.
Элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәү өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк – тиешле гаризаны һәм элек теркәлгән хокук турында тамга (БТИ штампы) булган күчемсез милек объектына хокуклы документны (БТИ штампы), яки, күчемсез милек объекты җир участогы булса, дәүләт актын яки җиргә хокук бирү турындагы таныклыкны тапшырырга кирәк.
Хокукый документлар түбәндәгеләр булырга мөмкин: хакимият органы акты (карар, боерык, җирле депутатлар советы Башкарма комитетының җир участогы бирү турындагы карары, шул исәптән торак йортлар төзү өчен вакытыннан алда файдалануга да); нотариаль таныкланган сату-алу, бүләк, алмаштыру килешүе, төзелеш хокукы турында, торак йортлар төзү өчен җир учвстогы бирү турында, шәхси милек хокукында шәхси торак йорт төзү турында, инвестицияләү шартнамәсе; хосусыйлаштыру шартнамәсе; мираска хокук турындагы таныклык һәм башкалар.