Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.03.2025, 14:29

Татарстанда декреттагы әниләр яңа һөнәрләр үзләштерә алачак

Уку мартның икенче яртысында башлана

2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80% тан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушерка, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр.

Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар

Татарстанда декреттагы әниләр яңа һөнәрләр үзләштерә алачак

<p> 2025 елдан башлап «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында декреттагы әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләүче хатын-кызлар өстәмә белем алырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. </p> <p> «Бүген без әниләрнең хезмәт эшчәнлегенә актив кайтуын күрәбез. Хатын-кызларның 80% тан артыгы яңадан һөнәри белем алганнан соң эшкә урнаша», – дип сөйләде Эльмира Зарипова. </p> <p> Мартның икенче яртысында 360 белгечлек буенча укырга кабул итү яңадан ачылачак. Алар арасында: акушерка, веб-дизайнер, веб-разработчик, сәнәгать эшләнмәләре дизайнеры һәм хезмәт базарында ихтыяҗ булган башка юнәлешләр. </p> <p> Программа кысаларында ел саен меңгә якын хатын-кыз яңа һөнәр үзләштерә. Барлыгы биш меңнән артык кешене укыту планлаштырыла. Гаризаны «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында бирергә мөмкин булачак. </p>