В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк
Фото: Денис Гордийко
Катнашучылар өйдә чүп-чарны ничек сортлый башларга һәм Казанда калдыкларны аерым җыю культурасы ничек формалаша икәнен беләчәк. Спикерлар чүп контейнерыннан калдыкларның кая эләгүе һәм ТР башкаласында чүп-чарны сортлау өчен нинди инфраструктура җитмәве турында сөйләячәк. Шулай ук икенчел эшкәртүгә һәм калдыкларны аерым җыюга уңай мөнәсәбәт формалаштыручы проектлар каралачак.
Дискуссия пәнҗешәмбе, 16 нчы ноябрьдә, ТР Милли китапханәсенең конференц-залында була. Чара 19:00 сәгатьтә башлана, катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.