В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутның гомуми озынлыгы 250 км тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). «Восточный» автовокзалыннан Казан – Ульяновск маршруты буенча рейслар ачылды. Маршрутның гомуми озынлыгы 250 км тәшкил итәчәк, юлдагы вакыт 4 сәгать тә 20 минут булачак.
Маршрут Югары Ослан, Апас, Буа, Бурундуки һәм Цильна аша уза. Автобуслар көн саен автовокзалдан 10.50 һәм 16.10 сәгатьләрдә кузгалачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.