В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әмма каты көнкүреш калдыкларының яну саны арткан – ел башыннан шәһәрдә 850 янгын булган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Камил Гобәйдуллина). Үлән һәм камыш яну аркасында апрельдән июньгә кадәр чорда Казанда 74 янгын чыккан. Бу алдагы елларга караганда 17,8%-ка кимрәк. Ә менә каты көнкүреш калдыкларының януы ике тапкырга арткан – аларның саны 84-кә җиткән. Тупыл мамыгы 36 янгынның сәбәбе булды. Ел башыннан бирле шәһәрдә барлыгы 851 янгын теркәлгән, аларның күбесе – кешеләрнең гамьсезлеге аркасында, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казанның Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов.
«Бу үткән ел белән чагыштырганда 8,3 процентка күбрәк. Янгыннарда 15 кеше үлгән, ягъни узган ел белән чагыштырганда 16,7%-ка кимрәк, җәрәхәтләрне 30 кеше алган – 23,1%-ка кимрәк. 37 кеше коткарылды», – дип хәбәр итте ул.
Казан районнары администрацияләрендә профилактик төркемнәр оештырылган, күзәтүләр һәм профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Моннан тыш, белгечләр торак йортларда һәм фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре булу һәм аларның төзеклеге мониторингын алып бара. Район администрацияләренең төгәлләштерелгән мәгълүматы буенча 609 шундый җайланма социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм инвалидлар йортларында урнаштырырга кирәк. Башкаларга шундый янгын хәбәрчеләрен булдырырга киңәш итәләр.
Фердинант Тимурханов сүзләренә караганда, янгыннарны кисәтүне дәвам итәргә кирәк: массакүләм мәгълүмат чараларында янгын куркынычсызлыгы турында хәбәр итәргә, район администрацияләренең профилактик төркемнәре катнашында, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре рәисләре, социаль яклау хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары аша белешмәләр таратырга.
«Кызганычка каршы, янгын чыгуның төп сәбәбе булып кеше факторы кала. Алар еш кына кешеләрнең үзләренең гамьсез мөнәсәбәтләреннән килеп чыга. Без көнкүрештә, ял итү урыннарында, дача участокларында янгын куркынычсызлыгын саклауны сорыйбыз, чөнки ут хаталарны кичерми. Һәм гомуми тырышлык белән бәхетсезлек очракларын булдырмый калырбыз дип өметләнәбез», – дип йомгаклады Казанның Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы.