“Казан” һәм аның территориясе дөнья чемпионаты-2018 уздыруда файдаланыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 1 апрельдән 1 августка кадәр “Казан” гаилә үзәгендә үткәрелергә тиешле никахлашу тантаналары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең төп бинасында узачак. Бу “Казан” һәм аның территориясе футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 уздыруда файдаланылу белән бәйле
“Казан” Гаилә үзәге территориясендә чемпионат вакытында Fun Fest FIFA җанатарлар фестивале узачак. Биредә төрле активлык зоналары урын алачак, матчларны тапшыру өчен экран куелачак, Казанның һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Фестивальгә керү бушлай – анда 40 мең кеше катнашыр, дип көтелә. Моннан кала, “Казан” Гаилә үзәге бинасында чемпионатка әзерләнү һәм уздыру вакытында медиа үзәк, фестиваль белән идарә итү һәм волонтерлык үзәге эшләячәк.
Әлеге периодта гаилә корырга теләүчеләргә “Казан ярминкәсенең” төп бинасындагы төрле заллар тәкъдим ителә. Аларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре порталында броньлап була. Тулырак мәгълүмат белән (843) 222-90-82 һәм 222-90-85 телефоннары аша танышырга мөмкин.