В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын араларда хәрәкәт схемасын үзгәртүне тукталыш пунктларында урнашкан мәгълүмати күрсәткечләргә кертү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). 9-нчы сентябрьдән Казанда 34-нче, 36-нчы һәм 91-нче автобус маршрутлары хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.
«Ферма-2 торак массивы – Дәрвишләр торак массивы» юнәлеше буенча йөри торган 34-нче маршрут автобуслары Совет урамы – Халезов урамы – Парк урамы, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк. Маршрутның исеме дә үзгәрә – «Ферма-2 торак массивы – Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты».
«Кием-салым базары – Осиново» юнәлеше буенча йөри торган 36-нчы маршрут автобуслары кире юнәлештә Болотников урамы – Коләхмәтов урамы һәм алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
«ЦУМ – Биектау (АРЗ)» юнәлеше буенча йөри торган 91-нче маршрут автобуслары ике юнәлештә дә Халезов урамы, алга таба маршрут буенча йөриячәк.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, мондый карар Казанда яшәүчеләрнең һәм «2-нче номерлы ПАТП» һәм «4-нче номерлы ПАТП» МУП җитәкчелегенең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, күрсәтелгән автобус маршрутларын үткәрүнең нәтиҗәле юлын билгеләү өчен кабул ителгән.
Якын араларда хәрәкәт схемасын үзгәртүне «Дәрвишләр торак массивы», «Восток» кибете», «Сәидгалиев исемендәге мәдәният йорты», «Болотников урамы», «Фрунзе урамы» тукталыш пунктларында урнашкан мәгълүмати күрсәткечләргә кертү планлаштырыла.