В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алардагы парковка урыннарының гомуми саны 900-дән артык машина урыны тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Казанда 20 яңа юл участогында урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковка оештырылган. Алардагы парковка урыннарының гомуми саны 900-дән артык машина урыны тәшкил итә.
Яңа парковкаларда тиешле юл билгеләре, мәгълүмати щитлар һәм паркоматлар урнаштырылган инде. Хәзер алар тест режимында - әлегә түләү алмыйча эшлиләр. Ә 9-нчы декабрьдән түләүләр автоматик режимда контрольдә тота башланачак. Бу участокларда бер сәгатьлек парковка бәясе 30 һәм 50 сум тәшкил итәчәк.
Муниципаль парковка өчен алдан ук 3116 кыска номерына смс-хәбәр аша, мобиль кушымта яки парковкалар эшли торган зонада урнаштырылган паркомат аша түләргә кирәк.
Түләүле муниципаль парковкада транспорт чарасын урнаштырган өчен түләмәгән кешеләр административ җаваплылыкка тартыла, дип искә төшерә Транспорт комитеты. Штраф күләме 2,5 мең сум тәшкил итә.
Автомобиль йөртүчеләрне юл билгеләре күрсәтмәләренә таянып эш итәргә һәм мәгълүмати күрсәткечләргә һәм щитларга аерым игътибар бирергә өндиләр.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар. Муниципаль урам парковкаларының эш вакыты эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Төнлә (21.00-дән 7.00-гә кадәр), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый. Парковкаларны урнаштыру схемасы «Казан паркингы» сайтында күрсәтелгән.