Шәһәр урамнарында 2153 урынлы 74 парковка мәйданчыгы эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 8 марттан 11 мартка кадәр Казанда урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.
Февральдән Казанда 2153 урынга исәпләнгән 74 парковка мәйданчыгы эшли. Парковка өчен түләү 30 сумнан 70 сумга кадәр билгеләнгән, аларны берничә ысул белән түләп була: мобиль кушымта, урамнардагы паркоматлар, sms-хәбәр аша һәм “Казан паркингы” порталында.