В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлык укучыларны зур булмаган төркемнәргә бүлеп, дистанцияне үтәү өчен төрле аудиторияләр буенча урнаштыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель, Ксения Швецова). Быел чыгарылыш сыйныф укучылары, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, имтиханнар кабул итүнең махсуслаштырылган пунктларында БДИ тапшырачак. Барлык укучыларны зур булмаган төркемнәргә бүлеп, дистанцияне үтәү өчен төрле аудиторияләр буенча урнаштыру планлаштырыла, ә укучылар үзләре имтиханнарны берничә тапкыр кереп тапшырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов дистанцион укуга багышланган туры эфир барышында хәбәр итте.
«Имтиханнарны тапшыру вакытын май бәйрәмнәреннән соң төгәл билгеләргә мөмкин булачак»
Татарстанда килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә төзелгән уку программаларын һәм планнарын үтәү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Р.Борһанов. План буенча беренче бердәм дәүләт имтиханы 8-нче июньдә узачак. Бу көнне укучылар география, әдәбият, информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре (ИКТ) кебек фәннәрне тапшырачак.
Әмма имтиханнарны тапшыру сроклары тагын күчерелергә мөмкин - бу хәл коронавирус белән бәйле вәзгыять ничек үсәчәгенә бәйле, дип аңлатты ТР мәгариф министры. «Укучылар БДИны гадәти күләмдә тапшырачак, мәҗбүри предметлар саны кимемәде, - диде Р.Борһанов. - Әмма без барысын да аңлыйбыз, вакыйгалар үсешен төгәл алдан әйтү авыр. Шуңа күрә май бәйрәмнәреннән соң гына без имтиханнарны тапшыру срокларын тулысынча фаразлый алачакбыз. Әлегә без бернәрсәне дә үзгәртмибез һәм 8-нче июньдә беренче имтиханнарны үткәрергә планлаштырабыз».
Укучылар БДИны махсус пунктларда бирәчәк. Чыгарылыш укучыларының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, аларны зур булмаган төркемнәргә бүлү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Р.Борһанов. «Укучыларны дистанцияне үтәрлек итеп утыртачакбыз, шул исәптән төрле аудиторияләргә урнаштыру күздә тотыла. Имтиханнарны берничә бүлектә уздырачакбыз, - диде ул. - Шул сәбәпле БДИ тапшыру озаграк узачак, әмма без санитар куркынычсызлык нормалары бозылмасын өчен барысын да эшләргә тиеш».
Укучылар имтиханнар тапшырырга һәм югары уку йортларына керү өчен документлар бирергә өлгерәчәкләр
Имтиханнар планлаштырылган даталардан соңрак узган очракта, укучылар югары уку йортларына керү мөмкинлеге бетә дип борчылмасыннар. Р.Борһанов аңлатканча, абитуриентларны уку йортларына кабул итү сроклары чыгарылыш имтиханнарын уздыру тәмамлануга бәйле булачак. «Бәлки, университетка документлар кабул итүнең билгеләнгән сроклары укучылар уңайлылыгы өчен соңрак вакытка күчерелер. Имтиханнар тапшырылып бетмәгән килеш, югары уку йорты абитуриентлар кабул итү эшен япмаячак», - диде ул.
Төп дәүләт имтиханы шулай ук махсус пунктларда билгеләнгән вакытта - 9-нчы июньнән узачак. Фәннәрне тапшыру буенча мәҗбүри исемлектә рус теле һәм математиканы калдырганнар.
Уку елын гадәттәгечә - май ахырында тәмамлау планлаштырыла. Шул ук вакытта 9-нчы һәм 11-нче сыйныфларны тәмамлаучылар бер атнага озаграк укыячак. «Язгы каникулларга без бер атна ял өстәдек. Әмма аңлыйбыз, чыгарылыш сыйныф укучыларына төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләнергә кирәк, шуңа күрә алар барысын да укып, имтиханнарны уңышлы тапшырыр өчен озаграк укыячак», - дип билгеләде Р.Борһанов.
Төбәк олимпиадаларында җиңүчеләрне мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләргә тиңлиләр
4-нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләрен быел үткәрмәячәкләр - алар киләсе уку елы башына күчерелде, дип искәртте Р.Борһанов.
Шулай ук мәктәп олимпиадаларының барлык халыкара һәм бөтенроссия этаплары да бетерелде. Төбәк турларында җиңүчеләр һәм призерлар мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр дип танылачак.
Исегезгә төшерәбез, 6-нчы апрельдән Казан укучылары каникулдан соң дистанцион режимда укырга кереште. Бүген балалар мондый форматта мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыйлар. Балалар сәнгать мәктәпләренең 8,5 мең укучысы дистанцион технологияләр кулланып электрон укуга күчте.