Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2022, 10:47

15 нче июльдән Казанда Фучик урамы участогында хәрәкәт ябыла

Бу Вознесение трактын төзегәндә күперне реконструкцияләү белән бәйле.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче июль, Дмитрий Никитин). 15 нче июльдән башлап Казанда Фучик урамы, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәрге участок, транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак. Фучик урамы буенча регулировщиклар ярдәмендә узачак җәмәгать транспорты өчен искәрмә ясалачак. Калган транспорт хәрәкәте Минск һәм Зәкиев урамнары буенча башкарылачак. Эшләрне башкару вакыты 20 көнгә кадәр тәшкил итәчәк. Шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Әмир Сафин хәбәр иткәнчә, бу Вознесение трактын төзегәндә Фучик урамы буенча күперне реконструкцияләү белән бәйле.

Шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләренә Казанның ЮХИДИ белән берлектә төзелеш эшләре үткәрү участогында юл хәрәкәтен җайга салуны оештырырга кушты. «Без хәрәкәтне шушы чорда чикләргә булдык, чөнки җәй көне күпчелек казанлылар шәһәрдән читтә яшәргә тырыша һәм ялларга китәләр. Барлык эшләрне дә билгеләнгән вакытка башкарырга кирәк», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Гафаров гамәлгә ашырыла торган проектның Татарстан башкаласы өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. «Вознесение тракты төзелеше – шәһәр үсешендә яңа этап. Яңа автомобиль юлы проекты аның аша уза торган барлык районнарга кагыла. Без яхшы төзелеш темпын булдырдык һәм сентябрьдә үк Гвардия урамы буенча турыдан-туры хәрәкәт ачачакбыз. Әлеге автоюл яңа микрорайоннар һәм шәһәрнең социаль инфраструктурасы нигезе булачак. Моннан тыш, Вознесение тракты төзелеше бик күп эшчеләрне һәм белгечләрне эш белән тәэмин итә», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.07.2022
Видеорепортаж
04.07.2022 10:56
15 нче июльдән Казанда Фучик урамы буенча хәрәкәт ябыла
Барлык яңалыклар