Бу Вознесение трактын төзегәндә күперне реконструкцияләү белән бәйле.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров ведомство карамагындагы структуралар җитәкчеләренә Казанның ЮХИДИ белән берлектә төзелеш эшләре үткәрү участогында юл хәрәкәтен җайга салуны оештырырга кушты. «Без хәрәкәтне шушы чорда чикләргә булдык, чөнки җәй көне күпчелек казанлылар шәһәрдән читтә яшәргә тырыша һәм ялларга китәләр. Барлык эшләрне дә билгеләнгән вакытка башкарырга кирәк», – дип ассызыклады ул.
Рөстәм Гафаров гамәлгә ашырыла торган проектның Татарстан башкаласы өчен әһәмиятлелеген билгеләп үтте. «Вознесение тракты төзелеше – шәһәр үсешендә яңа этап. Яңа автомобиль юлы проекты аның аша уза торган барлык районнарга кагыла. Без яхшы төзелеш темпын булдырдык һәм сентябрьдә үк Гвардия урамы буенча турыдан-туры хәрәкәт ачачакбыз. Әлеге автоюл яңа микрорайоннар һәм шәһәрнең социаль инфраструктурасы нигезе булачак. Моннан тыш, Вознесение тракты төзелеше бик күп эшчеләрне һәм белгечләрне эш белән тәэмин итә», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.