В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутның үзгәрүе 2 нче Тура урамындагы җылылык үткәргечтәге эшләр белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
2 нче Тура урамындагы җылылык үткәргечтә эшләр тәмамланганчы, автобус маршрутыннан вакытлыча «Автотранспорт техникумы» һәм «МКДЦ» тукталышлары төшерелеп калдырылачак.
74 нче автобус түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: Оренбург тракты – Танк урамы – Х.Мәүлетов урамы – Бертуган Касыймовлар урамы – Карбышев урамы – Профессор Камай урамы – Х.Мәүлетов урамы – Җиңү проспекты һәм аннан соң маршрут буенча. Кире юнәлештә: Х.Мәүлетов урамы – Профессор Камай урамы – Карбышев урамы – Бертуган Касыймовлар урамы – Х.Мәүлетов урамы – Танк урамы һәм аннан соң маршрут буенча. 74 нче номерлы автобусның хәрәкәт җәдвәле үзгәрмәячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.
Шәһәр халкыннан үзгәрешләрне исәпкә алырга һәм Бертуган Касыймовлар һәм Карбышев урамнарында шәхси транспортларын калдырмаска сорыйлар. Җәмәгать транспортының тоткарлыксыз йөрүе өчен автомобильләрне туктатуны тыючы билгеләр куелачак.