Кайнар линия хезмәте 4-нче марттан 18-нче мартка кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). 4-нче марттан Казанда кызамык профилактикасы, вакциналар ясату һәм аңа каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия хезмәте эшли башлый.
Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре казанлыларга инфекция авыруларына профилактика уздыру кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
Кайнар линия хезмәте 4-нче марттан 18-нче мартка кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Түбәндәге телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 238-52-11, (843) 238-96-84, (843) 221-90-16, дип хәбәр итә Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.