30-нчы июльдә барлык күп функцияле үзәкләрдә эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). 31-нче июльдән 2-нче августка кадәр КФҮ Казан офислары ябылачак. 30-нчы июльдә барлык күп функцияле үзәкләрдә эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак.
Эш графигындагы үзгәрешләр 31-нче июльдә Корбан бәйрәмен билгеләп үтүгә бәйле. Моннан тыш, 1-нче августта «Минем документлар»ның барлык офисларында челтәр һәм сервер җиһазларын сүндерү һәм күчерү эшләрен башкару планлаштырыла, дип хәбәр ителә КФҮ рәсми интернет-порталында.
Искәртеп узабыз, 31-нче июльгә Татарстанда Корбан гаете мөселман бәйрәме туры килә, бу - эшләми торган ял көне. 30-нчы июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.