В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген муниципаль парковкалар гадәти режимда эшли - түләү алына.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). Казанда 30-нчы марттан 5-нче апрельгә кадәр муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Мондый карар Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25-нче мартыннан чыккан «Россия Федерациясендә эш көне булмаган көннәрне игълан итү турында»гы 206-нчы Указы нигезендә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрү кысаларында кабул ителде.
Бүген муниципаль парковкалар гадәти режимда эшли - түләү алына. Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Илсур Метшин эшкуарлар белән очрашуда муниципаль парковкалар өчен түләүне якындагы ярты елга шимбә һәм эш көннәрендә 18.00 сәгатьтән соң гамәлдән чыгару турында белдерде. Мондый режим 6-нчы апрельдән башлана.
Парковкаларның урнашу схемасы «Казан паркингы» сайтында күрсәтелгән.