Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 30-нчы апрельдән Казанда җылылык белән тәэмин итү сезоны тәмамланачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары) , беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең кинәт суыту күзәтелгән очракта җылылык чыганакларының һәм үзәк җылыту системаларының әзерлеген тәэмин итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда җылылык белән тәэмин итү чоры 2020 елның 21-нче сентябрендә башланды. Хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җитәкчеләрнең гаризалары буенча җылылыкны бераз иртәрәк бирә башладылар.