В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу пассажирлар агымының сезонлы артуы белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). 30 апрельдән 6323-нче номерлы Казан – Паратск шәһәр яны поезды йөри башлый. Бу пассажирлар агымының сезонлы артуы белән бәйле.
Көн саен Казан станциясеннән поезд 15:25 сәгатьтә китәчәк, Паратский станциясенә килү 16:37 сәгатькә планлаштырылган.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча, «Содружество» акционерлык җәмгыяте сайтында, «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларындагы мәгълүмат стендларында алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.