В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
3-нче һәм 5-нче ноябрь көннәрендә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бәйрәмнәр алдыннан, 3-нче һәм 5-нче ноябрьдә барлык почта бүлекчәләрендә эш көне билгеләнгән график буенча бер сәгатькә кыскартылачак. 4-нче һәм 6-нчы ноябрьдә Татарстанда почта элемтәсе бүлекчәләре эшләмәячәк.
Пенсия һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны вакытында илтеп җиткерү өчен, кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы урнаштырылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Пенсияләр һәм пособиеләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә китерү, аларны конкрет төбәктә илтеп җиткерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештереп гамәлгә ашырылачак.