Карелиягә самолетлар сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). 3 нче майдан Казаннан Петрозаводскига туры авиарейслар яңартыла. Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Сишәмбе көннәрендә Казаннан очып китү – 13:50 дә, Карелия башкаласына килү 16:20 сәгатьтә планлаштырылган. Самолет Петрозаводскидан кире 17:10 да очып китәчәк, Казан аэропортына 19:35 тә төшәчәк.
Җомга көннәрендә Казаннан очып китү вакыты 12:00 сәгатькә каралган, Карелия башкаласына самолет 14:20 сәгатьтә киләчәк. Петрозаводскидан кирегә очышлар 15:20 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортында 17:50 сәгатьтә булачак.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга киткән вакыт 2 сәгатьтән артык тәшкил итәчәк. Рейсларны «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе башкара.
Маршрутта Bombardier CRJ-200 Канада авиалайнерлары эшли, пассажир салонының максималь сыйдырышлылыгы – 50 кеше. Казаннан Петрозаводскига туры рейслар 2022 елның сентябрь ахырына кадәр планлаштырылган, дип хәбәр итә Казан аэропортының матбугат хезмәте.