Пассажирлар йөртүчеләр шулай ук электрон юл йөрү билетларының бәясен үзгәрттеләр, ул дүрт ел үзгәрмичә торган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2018 елның 29 декабреннән 7-12/т номерлы карары нигезендә Казанда шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бәясе үзгәрә. 2019 елның 3 февраленнән акчалата түләгәндә юл йөрү бәясе 27 сум тәшкил итәчәк, электрон юл билеты белән түләгәндә - 25 сум.
Тарифлар буенча дәүләт комитеты юлда 100 тапкыр йөрүгә мөмкинлек бирә торган юл йөрү билетын 1800 сум күләмендә раслады (шулай итеп пассажир өчен бер юл йөрү бәясе 18 сумга төшә).
Юл бәясен үзгәртү өчен нигезләмә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан бирелде.
Тарифлар буенча дәүләт комитетына юл йөрү бәясен үзгәртү кирәклеге белән Казан автотранспорт предприятиеләре мөрәҗәгать итте. Үз мөрәҗәгатендә алар түбәндәге нигезләрне китерде. 2016 елның апрелендә тарифның соңгы артуыннан соң өч ел эчендә икътисадтагы инфляциянең гомуми проценты 11,4% тәшкил иткән. Ягулык-майлау материалларына (дизель ягулыгына) бәяләр 27% арткан. Запас частьләргә бәяләр үсешенең югары темплары билгеләнгән – 80% кадәр, электр энергиясенә тарифлар (27%) һәм коммуналь түләүләр (10%) арткан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, йөрү бәясе 2 сумга, ягъни 8% кына артачак.
Моннан тыш, Федераль закондагы үзгәрешләр транспорт йөртүчеләр өчен өстәмә чыгымнар да җәлеп итәчәк. 2019 елның 1 июленнән, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә, барлык хәрәкәттәге состав тахографлар белән җиһазландырылырга тиеш. Бу җиһаз машина йөртүченең ял вакытын контрольдә тота, шулай итеп юл-транспорт һәлакәтләренең куркынычы кими. Моннан тыш, тахограф автобусның хәрәкәтен һәм маршруттан тайпылуны контрольдә тота, бу шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырачак.
Тахографтан тыш, 2003 елның 22 маеннан 54-ФЗ номерлы Федераль закон 2019 елның 1 июленнән кондукторларда контроль-касса аппаратлары булырга тиеш.
Федераль закон нигезендә, нормативка машина йөртүчеләр һәм кондукторлар санын китерергә кирәк. Әмма хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, Казанның автотранспорт предприятиеләре машина йөртүчеләргә кытлык кичерә. Бүгенге көндә транспорт предприятиеләренә 218 кеше җитми. Шуңа бәйле рәвештә, вакыт буенча бер җәмәгать транспортын йөртүчегә артык эшләх вакыты нормативның якынча 40% тәшкил итә. Саннарны норматив күрсәткечләргә китерү өчен өстәмә рәвештә 800 машина йөртүче һәм 1605 кондуктор кабул итәргә кирәк.
Шул ук вакытта РФ Транспорт министрлыгы боерыгы нигезендә эш вакытының нормаль балансында уртача хезмәт хакы 69,3 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Узган ел автотранспорт предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 51,6 мең сум тәшкил иткән.
Җәмәгать транспорты хезмәтләреннән еш файдаланучы пассажирлар өчен, Казан ташучылары инициативасы буенча, электрон юл билетларына йөрү санын чикләмичә (“транспортның барлык төрләренә”, “барлык автобус маршрутларына”, “җир өсте электр транспортының барлык төрләренә”, “җир өсте электр транспортының бер төренә” һ.б.) аерым тариф планнары гамәлдә. Электрон юл йөрү билетларының әлеге тариф планнары, йөртүчеләрнең директорлар советы тарафыннан, финанс мөмкинлекләренә карап билгеләнә. Соңгы тапкыр электрон юл йөрү билетларының бәясе 2015 елда билгеләнгән һәм 4 елга беренче тапкыр үзгәрәчәк. Электрон юл йөрү билетларының бәясе белән биредә танышырга мөмкин.