В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт Зайцев урамы белән кисешкән урында чикләнәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Казанда 29 апрельдән 20 майга кадәр юлның Мехчылар урамы белән Зайцев урамы кисешкән урынында транспорт хәрәкәте тулысынча ябыла (схема).
Бу “Водоканал” МУП тарафыннан канализация коллекторын капиталь төзекләндерү эшләренең башкарылуы белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә.